Чирмешән районы әниләренә дә беренче һәм өченче балалары өчен акча биреләчәк
Беренче һәм өченче туган балалар өчен дәүләт ярдәме бирергә җыеналар. -Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, быел беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әмадуллина.- Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга...
Беренче һәм өченче туган балалар өчен дәүләт ярдәме бирергә җыеналар.
-Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, быел беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әмадуллина.- Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга -50, өченче баласын 29 яшькәчә тудырган әниләргә 100 мең сум түләү каралган. Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булсалар, социаль яклау бүлегенә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә алалар. Гариза 10 көн эчендә карала.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев