Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәшгульлек үзәге үз эшемне ачарга ярдәм итте

Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә инвалид булдым. Югары техник белемем булуга карамастан, белгечлегем буенча эшли алмый идем инде. Районыбыз авыл хуҗалыгы районы булгач, предприятиеләр аз. Миңа төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин беркайда да махсус шартлар тудыра алмадылар. Шуннан мин халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Үзәк белгечләре миңа дәүләт хезмәтләренең тулаем спектры...

Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә инвалид булдым. Югары техник белемем булуга карамастан, белгечлегем буенча эшли алмый идем инде.

Районыбыз авыл хуҗалыгы районы булгач, предприятиеләр аз. Миңа төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин беркайда да махсус шартлар тудыра алмадылар. Шуннан мин халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Үзәк белгечләре миңа дәүләт хезмәтләренең тулаем спектры буенча барлык мәгълүматны бирделәр. Мин үз эшемне ачып җибәрүне кулайрак күрдем, чөнки бу өйдә эшләп, халыкка хезмәт күрсәтү, шул ук вакытта тотрыклы керем алу мөмкинлеге бирә.
Мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлеккә ярдәм итүче "Самозанятость" программасы эшли иде, мине дә шунда кабул иттеләр. Эшне башлар алдыннан бухгалтерия хезмәте күрсәтү һәм отчетлылыкны алып бару буенча бизнес-план әзерләдем. Комиссия аны хуплады һәм бу миңа старт капиталы алу мөмкинлеге бирде. Бу төр субсидия шунысы белән отышлы - аны кире кайтарасы түгел. Кулга кергән акчаны эш урынын оештыруга тоттым - компьютер техникасы, башка җиһазлар сатып алдым. Мин башлаган эш күпләргә кирәк булып чыкты. Эшмәкәрлек белән инде биш ел шөгыльләнәм. Клиентларым - физик һәм юридик затлар. Эшчәнлегемнең төп юнәлешләре: еллык отчетларны, салым декларацияләрен, төрле финанс документларын төзү һәм салым органнарына тапшыру.
Һәр эштә башлангыч капитал һәм белемле белгечләрнең ярдәме булу мөһим. Халык мәшгульлеге үзәге минем язмышта зур роль уйнады, дип саныйм. Миңа, физик мөмкинлеге чикле кешегә, эшли алу, даими керем чыганагы булдыру һәм гаиләмне финанс ягыннан тәэмин итү юлы ачылды.
Мин бүген дә мәшгульлек үзәге белән элемтәне өзмим, үз эшләрен башлаучылар белән тәҗрибә уртаклашам, бизнес-планнар төзергә булышам. Үзәктә инвалидлар өчен бөтен уңайлыкларның булуы ошый, коляскада йөрүчеләргә бинада пандуслар урнаштырылган.
Илһам Кадермиев,
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар самозанятость мәшгульлек үзәгендә