Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләре акча эшләргә өйрәнә (+ФОТО)

Барлык мәктәпләр дә бюджеттан тыш акча эшләргә тиеш. Райондагы 26 мәктәп тә, үткән ел ук, бу юнәлештә актив шөгыльләнә башлады. 2016 елда район мәктәпләре бюджеттан тыш тулаем 1 миллион 104 мең сум керем алганнар, укучылар санына бүлеп исәпләгәндә, бу бер балага уртача 490 сум туры килә. Ә үткән ел бу...

Барлык мәктәпләр дә бюджеттан тыш акча эшләргә тиеш. Райондагы 26 мәктәп тә, үткән ел ук, бу юнәлештә актив шөгыльләнә башлады.

2016 елда район мәктәпләре бюджеттан тыш тулаем 1 миллион 104 мең сум керем алганнар, укучылар санына бүлеп исәпләгәндә, бу бер балага уртача 490 сум туры килә. Ә үткән ел бу күрсәткеч 986 мең 758 сум булган.
Уку йортлары мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, өстәмә мәйданнарда да яшелчә үстерә башлаганнар, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Бюджеттан тыш өстәмә керем алу өчен дару үләннәре, тимер-томыр ватыклары, макулатура һәм пластик шешәләр дә җыялар.
Күтәмә урта мәктәбенең тәҗрибә участогы 50 сутый мәйдан били, моннан тыш 20 сутый өстәмә бакча да чәчкәннәр. Бу мәйданнарда бәрәңге, кишер, аш чөгендере, кәбестә үстереп 60 мең сумнан күбрәк акча эшләгәннәр. Икенчел чимал җыеп тапшырган акчаларын да кушсаң, табышлары 70 меңнән дә артып китә. Үзләре үстергән яшелчә мәктәп ашханәсендә менюны баетырга да ярдәм итә.
Ивашкино мәктәбе бер гектардан артык мәйданда яшелчә үстерә, теплицада үсентеләр үстереп сатып та зур табыш ала. Аларның бакчасында 140 төп җиләк-җимеш агачы үсә. Киләсе елларда тагын 25 төп агач-куак утыртырга планлаштыралар. Быел бюджеттан тыш эшчәнлек алып барып, 86 мең сум керем алганнар.
Әккәрәй мәктәбе - иң төзек тәҗрибә участоклы мәктәп. Быел эшләп табылган 55 мең сум акчага кабинетларга шкафлар, спорт җиһазлары алганнар, калганы мәктәп ашханәсе чыгымнарына тотыла. Киләчәктә җир мәйданын арттырырга, теплица алырга да ниятлиләр.
Шешминка мәктәбенең тәҗрибә участогы 42 сутый, шуңа өстәп тагын 20 сутый җирдә бәрәңге дә иккәннәр. Шулар хисабына 71 мең 593 сум өстәмә акча эшләгәннәр, бу бер укучыга уртача 2235 сум туры килә. 2015 елда бакчаларында 20 төп җиләк-җимеш куагы үссә, быел алар 62гә җиткән. Бу мәктәп акча эшләүнең төрле юлларын эзли - сарымсакны 10 сутый мәйданда игәргә, бакча җиләгенең дә участогын зурайтырга, теплица ясарга уйлыйлар.
Иске Үтәмеш мәктәбе 65 сутыйлы тәҗрибә участогына өстәп тагын 10 сутыйда яшелчә үстерә. Быел котельный янындагы мәйданны тәртипкә китереп, 9 төп алма агачы янына 29 төп чия, слива, каралган куагы утыртканнар. Мәктәп ел дәвамында 106 мең 480 сум акча эшләгән. Әлеге өстәмә керемгә мотоблок, триммер, чәчү өчен суган орлыгы сатып алганнар. Киләчәктә теплицада үсентеләр үстереп тә керемнәрен арттырырга ниятлиләр.
Бәркәтә мәктәбе 2016 елда 110 мең 137 сум акча эшләгән, шуның күп өлеше - 40 мең сумы үсентеләр сату хисабына. Бюджеттан тыш һәм элеккеге укучылары ярдәме белән мәктәп музеена киштәләр, музыкаль аппаратура, триммер, чапкыч, мотоблок кебек гел кирәкле җиһазлар да сатып алганнар.
Һәр мәктәпнең үзенең бер мактап сөйләрлек эше бар. Туймәт мәктәбендә бер матур гдәт яши - 2012 елдан бирле чыгарылыш класс укучылары истәлеккә җиләк-җимеш агачлары утыртып калдыра. Инде аларның саны 52гә җиткән. Үткән уку елында укучылар 16 төп чия утырткан. Мәктәп ел дәвамында 33 мең 353 сум акча эшләгән. Кыш көне балалар туклануына тоту өчен яшелчә запасы да җитәрлек.
Лагерка мәктәбендә дә бу юнәлештә эш яхшы оештырылган. 70 сутый мәйданда үстергән уңышлары 45 мең сумнан артык табыш китергән. Мәктәптә укучы 25 балага бүлгәндә ул 1800 сум тәшкил итә. Бу уку йорты бакчасында 101 төп җиләк-җимеш агачы үсә.
Менә шулай мәктәпләр акча эшләргә дә өйрәнә, балаларга хезмәт тәрбиясе дә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр