Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы кешесе кыр кәҗәсенә аткан

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 15нән 21 гыйнварга кадәр полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр алынган. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган 66 кешене ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр....

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 15нән 21 гыйнварга кадәр полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр алынган. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган 66 кешене ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Сосновка авылы кешесе кыр кәҗәсенә законсыз ауда шикләнелә. Аңардан кар моточанасы, ау мылтыгы һәм патроннар алганнар. Тикшерү бара.

Әккәрәй авылында яшәүче берәү, Чирмешәндә аны билгесез кешеләрнең кыйнавы һәм акчасын алулары хакында полициягә гариза язган. Талаучылар ачыкланган, җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык факты буенча да җинаять эше кузгатылган: Чирмешәннән ике хатын-кыз алдакчының банк картасына 10шар мең сум акча күчергәннәр.

Бәркәтәдә берәүнең законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатуы ачыкланган.

03 Узган атнада ашыгыч медицина хезмәтендә тәүлегенә уртача 13-15 чакырту теркәлгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 7 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, ОРВИ белән авыручылар бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 43 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы кыр кәҗәсенә атканнар