Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгыннан бүләккә - район газетасы

"Якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче күп балалы Надежда Герасимовага 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен район газетасына подписка бүләк итте. -Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды, рәхмәт, - ди Надежда Александровна. - Матбугат басмаларына язылу вакытында балам белән больницада булу сәбәпле бу яртыеллыкта газетасыз калдым....

"Якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче күп балалы Надежда Герасимовага 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен район газетасына подписка бүләк итте.

-Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды, рәхмәт, - ди Надежда Александровна. - Матбугат басмаларына язылу вакытында балам белән больницада булу сәбәпле бу яртыеллыкта газетасыз калдым. Бик уңайсыз газета килмәгәч, аны әниләрдән алып кайтып укыдым.

Физика, математика фәннәре укыткан, дүрт бала анасы Надежда Александровна, аеруча, мәктәп тормышы, районда узган чаралар турында укырга ярата.

-Мөмкинлек чыгу белән кулыма газета алам һәм район яңалыклары белән танышам, андагы белдерүләрдән файдаланам, кирәк әйбергә телефон аша гына заказ биреп була, минем каядыр барып нәрсәдер эзләп йөрү мөмкинлегем юк, - ди якташыбыз. - Балаларым да газета белән таныша. Кызым бию белән шөгыльләнә, ул район күләмендәге чараларда еш катнаша, район газетасы битләрендә шул чаралардан фоторәсемнәрне еш карый.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Казанка авылында берәүне әнисен үтерүдә гаеплиләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы бүләкләр башлыгыннан