Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районнында тырыш укучыларга - медаль

Бу уку елында районда урта мәктәпне 112 укучы тәмамлый. Әлеге егет һәм кызларның 10сы – Россия Федерациясе, 7 укучы Татарстан Республикасы медальләренә дәгъва кыла.

Әлеге бүләкләргә Иске Элмәледән – өч, Ивашкино һәм Әккәрәйдән – икешәр, Чирмешән лицееннан, Чирмешән кадетлар, Бәркәтә мәктәпләреннән берәр укучы өметләнә.

Укудагы аерым уңышлары өчен Россия медале аттестатта барлык фәннәрдән дә “5”ле булган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучыга бирелә. Ә Татарстан Республикасы медален алу өчен 10-11 классларда бары “5”легә генә укырга һәм бердәм дәүләт имтиханнарының баллары һәр фәннән 75тән ким булмаска тиеш. Республика медален соңгы ике елда районда бары берәр укучы гына ала алды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән медаль