Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән музеенда яңа күргәзмә эшли

Туган як тарихы музеенда "Элемтәләрне тоташтыручы җепләр" исемле күргәзмә эшли. Күргәзмәне ачу тантанасында район электр элемтәсе үзәге ветераннары да катнашты. Биредә урын алган экспонатлар аларны яшьлекләренә алып кайтты, кайберәүләр үткәндәге истәлекләре белән дә уртаклаштылар. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе белән берлектә, Радио көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә барлыгы 78 экспонат урын алган....

Туган як тарихы музеенда "Элемтәләрне тоташтыручы җепләр" исемле күргәзмә эшли.

Күргәзмәне ачу тантанасында район электр элемтәсе үзәге ветераннары да катнашты. Биредә урын алган экспонатлар аларны яшьлекләренә алып кайтты, кайберәүләр үткәндәге истәлекләре белән дә уртаклаштылар.
"Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе белән берлектә, Радио көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә барлыгы 78 экспонат урын алган. Биредә 1940 елгы элемтә чараларын да күрергә була.
Бу хакта кат-кат сөйләгәнче, барын да үз күзләрең белән күрү хәерле. Шуның өчен, мөмкинлек, вакыт булганда музейга килеп, элемтә тарихы белән якыннан танышырга кирәк. Күргәзмә бу ай ахырына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күргәзмәләр Чирмешән музее элемтә үзәге