Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрен янгын сүндерүчеләр тикшерде

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре агымдагы ел башыннан мәгариф объектларында планлы һәм планнан тыш 7 тикшерү үткәрделәр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүнең 16 очрагы ачыкланды, 4 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. -Табылган җитешсезлекләрнең 70 проценты инде бетерелде, бу эш әле дәвам итә,- ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең баш...

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре агымдагы ел башыннан мәгариф объектларында планлы һәм планнан тыш 7 тикшерү үткәрделәр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүнең 16 очрагы ачыкланды, 4 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.

-Табылган җитешсезлекләрнең 70 проценты инде бетерелде, бу эш әле дәвам итә,- ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең баш белгече Андрей Фомин.- Белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур эш алып барыла, ләкин бу мәсьәләдә таләпләр елдан-ел кырыслана. Бүгенгесе көндә районның барлык мәгариф объектлары янгынга каршы автомат сигнализация һәм ут чыгу очрагында хәбәр бирү системасы белән җиһазлаштырылган, тик бу гына аз. Янгын чыккан урынны тиз арада табу өчен автомат сигнализацияне өстәмә рәвештә "Стрелец - Мониторинг" программа автомат комплексы белән тулыландырырга кирәк. Бу комплекс янгын хезмәтен автомат чакыру, объект планында ситуациянең нинди булуы турында янгын сагына җиткерү, халыкны урыннан эвакуацияләү юлларын билгеләү һәм янгынны сүндерү буенча чараларны планлаштыру функцияләрен үти.
"Стрелец - Мониторинг" системасы белән Чирмешәндә 4 балалар бакчасы, 3 мәктәп, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, район үзәк больницасы, Лашманда мәктәп бинасы җиһазланган.
Кешеләр күп була торган урыннарда, ә мәктәпләр һәм балалар бакчалары шундыйларга керә, электр-техник хуҗалыкта, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүдә, кешеләрне эвакуацияләү юлларында даими тәртип булдыру таләп ителә.
Балалар арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау турында да онытырга ярамый.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгын сүндерүчеләр мәгариф учражденияләре