Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары олимпиадаларда алдынгы урыннар яулыйлар

Алдынгы укучыларыбыз фән буенча республика олимпиадаларында районыбызны таныттылар. Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова (укытучысы - Гөлүсә Закирова) һәм Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Светлана Муськина (укытучысы - Татьяна Мельникова) милли мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча олимпиаданың республика этабында җиңүче булдылар. Татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле...

Алдынгы укучыларыбыз фән буенча республика олимпиадаларында районыбызны таныттылар. Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова (укытучысы - Гөлүсә Закирова) һәм Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Светлана Муськина (укытучысы - Татьяна Мельникова) милли мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча олимпиаданың республика этабында җиңүче булдылар.

Татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиадада да ике җиңүчебез бар: Лашман мәктәбенең 4 класс укучысы Алия Нуретдинова (татар теле буенча, укытучысы - Резеда Галимова) һәм Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Алсу Сәлахова (татар әдәбияты буенча, укытучысы - Рәзилә Шәрифуллина).

Милли мәктәпләрдә рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары - барысы да лицей укучылары. Менә алар: 7 класс укучысы Камилә Гайнуллина (укытучысы - Татьяна Фролова), 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова һәм 10 класс укучысы Айсылу Гафурова (укытучылыры - Гөлүсә Закирова). Татар әдәбияты буенча алты укучыбыз призер булган. Чирмешән лицееннан 6 класс укучылары Азалия Җамалтдинова һәм Ильмир Мөхәммәтшин (укытучылары - Миләүшә Котбиева), шул ук мәктәптән 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова һәм 11 класс укучысы Айдар Могыйзов (укытучылары - Рәзилә Шәрифуллина). Бәркәтә мәктәбенең 8 класс укучысы Алсу Гыймранова (укытучысы - Кадрия Сафина), Лашман мәктәбенең 10 класс укучысы Лилия Гатиналар да (укытучысы - Кадрия Юнысова) Казаннан диплом белән кайттылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән мәктәпләре укучылары яулыйлар урыннар алдынгы олимпиадаларда