Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар

Жыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә. Бу эштә Түбән Кәминкә укучылары аеруча активлык күрсәткән, биредә 43 бала белем ала, алар 3 тоннадан артык, ягъни бер укучыга уртача 73 килограмм кәгазь калдыклары тапшырганнар. Туймәт мәктәбе укучылары да нык тырышканнар, 2296 килограмм икенчел чимал җыеп икенче урынга...

Жыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә.

Бу эштә Түбән Кәминкә укучылары аеруча активлык күрсәткән, биредә 43 бала белем ала, алар 3 тоннадан артык, ягъни бер укучыга уртача 73 килограмм кәгазь калдыклары тапшырганнар.

Туймәт мәктәбе укучылары да нык тырышканнар, 2296 килограмм икенчел чимал җыеп икенче урынга чыкканнар (бер укучыга 56 килограмм). Кадетлар мәктәп-интернаты, Кара Чишмә, Яңа Элмәле мәктәпләре, Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективлары да мактауга лаек, алар да байтак кәгазь калдыклары тапшырып, мәктәп бюджетын баетканнар.

Ә менә беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләрендә бу эшкә әллә ни игътибар бирелме, алар инде байтактан исемлекнең "кызыл зона"сында.

Район мәктәпләрендә укучы 2200 бала агымдагы елның узган чорында 1 тонна 929 килограмм пластик жыйганнар. Бу юнәлештә Бәркәтә, Югары Кармалка, Туймәт мәктәпләре укучылары яхшы эшлиләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар

2
X