Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәчете 15 еллыгына әзерләнә

Быел Чирмешәндә мәчет ачылганга 15 ел була. Шуны билгеләп үтү датасына туры китереп, дин йортының янкормасын ачуны тантаналы төстә билгеләп үтәргә ниятлиләр мәчет картлары. Янкормада төп эшләр башкарылды дисәк тә була. Моңа 2 миллион сум тирәсе акча тотылды, - ди мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов. - Бина эчендәге эшләрне тулысынча...

Быел Чирмешәндә мәчет ачылганга 15 ел була. Шуны билгеләп үтү датасына туры китереп, дин йортының янкормасын ачуны тантаналы төстә билгеләп үтәргә ниятлиләр мәчет картлары.

Янкормада төп эшләр башкарылды дисәк тә була. Моңа 2 миллион сум тирәсе акча тотылды, - ди мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов. - Бина эчендәге эшләрне тулысынча төгәлләү өчен тагын 400-500 мең сум акча кирәк булачак. Без авылдашларыбыз, райондашларыбыз ярдәменә өметләнәбез.
Мәчет янкормасы төзелешенә 500дән артык кеше үз өлешен керткән. Халкыбыз ярдәме белән янкорма узган җәйдә үк түбә астына керде. Көздән ишек-тәрәзәләр куеп, җылы үткәргечләр сузылгач, кыш дәвамында да эчке эшләр тукталмаган. Идән-түшәмнәр ясалган, стеналарга обойлар алынган, бер өлеше ябыштырылган да, линолеум да бар. Хәзер төп эш санузелларда гына калып бара.
Бу изге эшкә аеруча саллы матди ярдәм күрсәтүче якташларыбызның исемнәрен атап үтү дә һич артык булмас. Илшат Гозәеров техника белән дә даими ярдәм итә. Булат Латыйпов 40 мең сумлык цемент биргән, акчалата да булышкан. Миндар Әгъләмов, Мәхмүт Гатиннар - 50шәр мең, Равил Галләмов - 30 мең, Илгиз Хазбулатов - 25 мең, Рияз Шәрифуллин - 20 мең, Фоат Бикбов - 16 мең, Люцир Зыятдинов - 12 мең, Самат Хәйруллин - 11 мең, Роза Бәдретдинова, Айрат Сәлмановлар 10ар мең сум акча биргән. Район авылларындагы мәчетләр дә зур ярдәм күрсәткән: Әмирдән - 20 мең, Утыз Имәннән - 15 мең, Лашман, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Керкәле, Югары Чегодай авыллары мәчетләреннән 10ар мең сум акча китергәннәр. Әлеге исемлеккә кергән һәм кермәгән барлык ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт.
Бу изге эшкә әле үз өлешен кертмәгән хәлле эшмәкәрләребез дә аз түгел. Аларның да ярдәмен көтеп калабыз. Ил төкерсә - күл була. Шул вакытта эш тиз төгәлләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан мечетә