Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән өлкәннәр интернатында тагын бер пар кавышты

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде. Николай Кузьмин белән Галина Яфарова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, үзләренең никахын рәсмиләштерделәр. Тумыштан инвалид, 59 яшьлек Николай Митрофанов биредә инде 13 ел яши. -Мордва Афонькәсе авылында әни белән яшәдек, ул үлгәч тә әле берничә ел үзем генә гомер иттем, -...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде.

Николай Кузьмин белән Галина Яфарова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, үзләренең никахын рәсмиләштерделәр.
Тумыштан инвалид, 59 яшьлек Николай Митрофанов биредә инде 13 ел яши.
-Мордва Афонькәсе авылында әни белән яшәдек, ул үлгәч тә әле берничә ел үзем генә гомер иттем, - ди Николай Кузьмин. - Ялгызыма гына тормыш итү авырлашкач бирегә килергә тәкъдим иттеләр, ә мин ризалаштым.
Якташыбыз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яши башлагач үзенә пар таба, тик үткән ел карчыгы үлеп китә. Гаилә белән яшәүнең уңай якларын аңлаган ир-ат юлында Галина Александровнаны очрата. Бүген инде алар аерым бүлмәдә, ир белән хатын булып яшиләр.
Әлмәттә гомер иткән 63 яшьлек Галина Яфарованың бирегә урнашканына өч ел.
-Гомер буе ташчы булып эшләдем, йортлар төзедем, - ди Галина Александровна. - Ирем дә, улларым да дөньядан иртә киттеләр. Оныкларым булмады. Бу дөньяда бер якын кешем дә калмады.
Николай Митрофанович белән Галина Александровна ЗАГСка гаризаны Интернет аша тапшырганнар. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова өлкәннәр йортына үзе килеп, тантаналы шартларда бу парның никахларын теркәде, гаилә документын тапшырды.
-Безнең йорт-интернатта дүртенче никах теркәлде, - ди әлеге учреждение директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Кызганыч, парлары үлү сәбәпле, элек кавышкан гаиләләр калмады инде. Шуңа күрә бүгенге никах - көтеп алынган тантана.
...Тиздән "яшь гаилә" кечкенә генә туй үткәрмәкче икән. Бирсен Ходай андый мәҗлесне дә.
Фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/hbrl/item/9307-chirmeshәn-өlkәnnәr-yortyinda-tuy-uzdyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы йортинтернат