Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеенда яңа уңышка нигез салдылар

Мәктәпләргә үзләренә җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бурычы йөкләнде. Яз җитү белән укучылар һәм укытучылар шул мәшәкатькә кереште. Чирмешән лицее да быел чәчүлек мәйданнарын киңәйткән. -Мәктәп янындагы участокка кәбестә һәм кара орлык утырттык, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. - Быел да, үткән ел үзебез үстергән суган орлыгын 25 сутыйда...

Мәктәпләргә үзләренә җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бурычы йөкләнде. Яз җитү белән укучылар һәм укытучылар шул мәшәкатькә кереште. Чирмешән лицее да быел чәчүлек мәйданнарын киңәйткән.

-Мәктәп янындагы участокка кәбестә һәм кара орлык утырттык, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. - Быел да, үткән ел үзебез үстергән суган орлыгын 25 сутыйда чәчтек.
Биредә биш сутый җирдә кишер, 10 сутыйда аш чөгендерен туфракка күмдергәннәр. Кабак та укучыларның ашларын төрләндерергә ярап куячак, аны 25 сутыйга ук утыртканнар. Бу яшелчәләр Түбән һәм Югары Чегодайдагы элек буш торган бакчаларда үсәчәк. Ә "икенче икмәк" 50 сутыйда ук игелә. Орлык укучылар һәм укытучылар ярдәме белән туплаганган.
Яшелчәләрне техник персонал көче белән утыртканнар. Җәйге практикалары вакытында, аларны эшкәртүгә мәктәп укучылары да җәлеп ителәчәк.
Лицей бакчасында 17 төп яшь алма агачы да бар. Үткән ел алар беренче җимешләрен күрсәткәннәр, быел бәлки авыз итәрлек алмалары да булыр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы уңыш Лицей