Чирмешән лицеена төзүчеләр килергә тиеш
Безнең районда

Чирмешән лицеена төзүчеләр килергә тиеш

Киләсе елда Чирмешән лицеена төзүчеләр килергә тиеш. Биредә өлешчә ремонт эшләре республика бюджетыннан бүленәчәк средстволар хисабына башкарылачак.

Район мәгариф бүлегенннән хәбәр итүләренчә, бу уку йортының ризык әзерләү блогында да капиталь ремонт уздыру һәм яңа җиһазлар урнаштыру планлаштырыла. Әлеге эшләргә җиде миллионнан күбрәк акча тотылачак.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев