Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее – республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында

Быел без, Чирмешән лицеенда белем алучы укучыларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесендә катнашырга ниятләдек. Әлеге чарага алдан ук әзерләнә башладык. Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде. Бу эшләрдә барлык ата-аналар да актив катнашты. Ләкин монда финанс чыгымнары да кирәк булды. Шул вакытта без мәрхәмәтле райондашларыбызга: эшмәкәр Булат...

Быел без, Чирмешән лицеенда белем алучы укучыларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесендә катнашырга ниятләдек. Әлеге чарага алдан ук әзерләнә башладык. Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде. Бу эшләрдә барлык ата-аналар да актив катнашты. Ләкин монда финанс чыгымнары да кирәк булды. Шул вакытта без мәрхәмәтле райондашларыбызга: эшмәкәр Булат Латыйповка һәм җаваплылыгы чикләнгән "Шешмаойл" җәмгыятенең идарә компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек. Алар безнең хәлебезгә керделәр һәм акчалата ярдәм күрсәттеләр.

Районда призлы урын алгач, әлеге бәйгенең республикада узган финал өлешендә катнаштык һәм "Гражданлык активлыгы" номинациясендә өченче урын алдык. Безнең җиңүдә күңелләре шундый иркен һәм бик изге җанлы якташларыбызның - иганәчеләрнең дә өлеше зур.

Форсаттан файдаланып, аларга һәм шулай ук безгә ярдәм кулы сузган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовага, Казанга бару өчен автобус белән тәэмин иткән "Чирмешән автотранспорт" предприятиесе җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чирмешән лицееның ата-аналар комитеты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән лицее республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында