Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее психологы зона бәйгесендә беренче булды

“Педагог-психолог – 2022” республика бәйгесенең зона этабында Чирмешән лицее психологы Римма Гудадзе җиңү яулады.

-Мин үз эшемне, балаларны бик яратам, - диде ул. Сүз уңаеннан, Римма Николаевна лицейда башлангыч сыйныфларны укыта һәм психолог вазыйфаларын да башкара.  – Минемчә, мәгариф учреждениеләрендә психологлар бик кирәк, укучылар гына түгел, ата-аналар да алар ярдәменә мохтаҗ, чөнки гаиләдәге мөнәсәбәтләрне бүген иң актуаль дияр идем. Бу бәйге үзе үк безнең һөнәрнең никадәр мөһим икәнен күрсәтә.

Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган әлеге һөнәри осталык ярышларында Әлки, Балык Бистәсе, Чистай, Спасс, Алексеевск һәм безнең районнары вәкилләре катнашты.

Белгечләр әүвәл, сәхнәгә чыгып, төрле формаларда үзләре белән таныштырдылар, аннан соң аерым бер темага багышланган мастер-класс -  дәрес күрсәттеләр.

Җюри билгеләп үткәнчә, барлык конкурсантлар да  бик әзерлекле, тәҗрибәле психологлар, бәйге барышында алар моны исбатлый алдылар. Шулай да якташыбыз – Римма Николаевна,  иң күп балл җыеп, җиңүче булды. Хәзер аңа республика бәйгесендә, финалда чыгыш ясарга туры киләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев