Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кешесе мошенникларга 30 мең сум акча күчергән

Чирмешәндә яшәүче берәү мошенниклар "кармагына" эләккән, "киявенә ярдәм" кирәккәч, 30 мең сум акча күчергән. 01 Үткән атнада районның янгын-коткару хезмәтенә хәвефле хәбәрләр кермәгән. Мәгълүмат 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 17 августтан 23 августка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 44 гариза һәм хәбәр алынган. 21 августка каршы төндә...

Чирмешәндә яшәүче берәү мошенниклар "кармагына" эләккән, "киявенә ярдәм" кирәккәч, 30 мең сум акча күчергән.

01 Үткән атнада районның янгын-коткару хезмәтенә хәвефле хәбәрләр кермәгән. Мәгълүмат 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.
02 17 августтан 23 августка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 44 гариза һәм хәбәр алынган.
21 августка каршы төндә билгесез кешеләр "Агрохезмәтләр" ААҖенең кырдагы чәчү комплексыннан 200 мең сумлык детальләр урлаганнар.
"Уңыш" оператив-профилактик чара барышында Югары Кармалка кешесенең машина салонында тиешле документларсыз 10 капчык фураж табып алынган.
Чирмешәндә яшәүче берәү мошенниклар "кармагына" эләккән, "киявенә ярдәм" кирәккәч, 30 мең сум акча күчергән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 105, участок инспекторлары башкача тәртип бозучы 15 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәмендә үткән атнада тәүлеккә 26-28 чакырту һәм 5-7 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Евгений Захаров әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары чирләре белән интегүчеләрдән булган. Өч кеше өйдә җәрәхәт алган, 5 кеше ОРВИ белән мөрәҗәгать иткән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр. Аларның барысы да газ плитәләрен көйләү һәм ремонтлау буенча булган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Югары Кармалка мошенниклар