Чирмешән кадетлары алкогольгә каршы чыктылар
Безнең районда

Чирмешән кадетлары алкогольгә каршы чыктылар

Район үзәгендә “Без – сәламәт Россия өчен!” акциясе узды.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафина җитәкчелегендә “Самостоятельные дети” хәрәкәте активистлары авыл урамнарындагы һәм оешмалардагы абый-апаларның алкогольгә мөнәсәбәтләрен белделәр. Спиртлы эчемлекләргә каршы, сәламәт тормыш рәвеше яклы булучылар махсус плакатта үзләренең имзаларын калдырдылар, ә укучылар аларга үзләре махсус ясаган листовкалар тараттылар.

Автор фотолары


Чирмешән

Нет комментариев