Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлар мәктәп – интернаты 7 тоннадан артык макулатура җыйган

Бирегә Зәйдән килеп укучы кадет - Евгений Володин үзе генә дә 3 тоннадан артык кәгазь калдыклары тапшырган. Мәктәп-интернат укучылары ел башыннан 7016 килограмм макулатура җыеп тапшырганнар. Ягъни бер укучыга исәпләгәндә уртача 57 килограмм чамасы. Моннан тыш укучылар 100 килограмм пластик шешә һәм 7 килограмм калай банкалар да җыйганнар. Әлеге икенчел...

Бирегә Зәйдән килеп укучы кадет - Евгений Володин үзе генә дә 3 тоннадан артык кәгазь калдыклары тапшырган.


Мәктәп-интернат укучылары ел башыннан 7016 килограмм макулатура җыеп тапшырганнар. Ягъни бер укучыга исәпләгәндә уртача 57 килограмм чамасы. Моннан тыш укучылар 100 килограмм пластик шешә һәм 7 килограмм калай банкалар да җыйганнар.

Әлеге икенчел чималның яртысына якыны 9 "б" класс укучысы Евгений Володин тырышлыгы белән тупланган. Зәй районыннан килеп укучы Женяга бу эштә әбисе нык булышкан. Ә Самара өлкәсенең Челны Вершина районы егете - 7 класс укучысы Семен Сурков 2284 килограмм икенчел чимал алып килгән. Аңа да әбисе, аеруча, бабасы нык ярдәм иткәннәр.

-Ел ахырында районда иң күп макулатура җыючы ачыкланачак, укучыларыбыз шуңа тырыша, төп бүләккә өметләнәләр, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined