Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән инспекторлары ришвәт алмыйлар

ЮХИДИнең район бүлеге инспекторына 30 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткәне һәм административ материалны алып юк иткәне өчен Оренбург өлкәсеннән машина йөртүче җаваплылыкка тартылачак. 01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек. 02 20сеннән 27 июльгә чаклы "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 31 гариза һәм хәбәр...

ЮХИДИнең район бүлеге инспекторына 30 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткәне һәм административ материалны алып юк иткәне өчен Оренбург өлкәсеннән машина йөртүче җаваплылыкка тартылачак.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек.
02 20сеннән 27 июльгә чаклы "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 31 гариза һәм хәбәр кергән.
ЮХИДИнең район бүлеге инспекторына 30 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткәне һәм административ материалны алып юк иткәне өчен Оренбург өлкәсеннән машина йөртүче җаваплылыкка тартылачак.
Хатынын кыйнаганы өчен Чирмешәннән П.ны җәза көтә. Әккәрәй кешесе дә үз хатынына карата хулиганлык кылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозган 111 машина йөртүчегә, участок уполномоченныйлары 17 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Ике авария булган - аларда кешеләр зыян күрмәгән. Чирмешәндә законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуның ике очрагы теркәлгән.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 42 чакырту һәм 12 мөрәҗәгать итү теркәлгән.
Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, аларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр. Дүрт кеше көнкүрештә җәрәхәт алып мөрәҗәгать иткән. ОРВИ белән авыручылар бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча 25 заявка үтәгәннәр. Бу хакта авария-диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы