Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшмәкәрләре ешрак җыелачак

Федераль закон нигезендә, киләчәктә районыбыз эшмәкәрләре яңа төр касса аппаратлары кулланырга тиеш була. Әлеге контрольлек итү җиһазына кергән мәгълүмат Интернет аша салым хезмәтенә барачак. Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән узган очрашуда шундый яңалык турында да җиткерделәр. Бу хакта эшмәкәрләргә республикадагы салым хезмәтенең 16нчы санлы районара бүлегеннән, Әлмәттән килгән Вильсор Сөләйманов...

Федераль закон нигезендә, киләчәктә районыбыз эшмәкәрләре яңа төр касса аппаратлары кулланырга тиеш була. Әлеге контрольлек итү җиһазына кергән мәгълүмат Интернет аша салым хезмәтенә барачак. Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән узган очрашуда шундый яңалык турында да җиткерделәр.


Бу хакта эшмәкәрләргә республикадагы салым хезмәтенең 16нчы санлы районара бүлегеннән, Әлмәттән килгән Вильсор Сөләйманов сөйләде. Моннан кала, очрашуда җирлек территориясендә йөкләнгән керемгә бердәй салым коэффициентын һәм "Кәрвансарай" сәүдә үзәгендә аренда бәясен киметү, район территориясендә төзелеш объектларында җирле эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.

Эшмәкәрләр белән очрашуда "Әлмәт һәм Әлмәт районының сәүдә-сәнәгать Палатасы" Союзы президенты Рөстәм Латыйпов катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, эшмәкәрләр белән мондый очрашулар даими рәвештә, аена кимендә бер тапкыр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җыелыш