Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшмәкәре Альберт Латыйповның май аенда җир җиләкләре өлгерәчәк

Районның Кирпеч заводы поселогы янында бик тиздән ал төстәге полиэтилен белән капланган парниклар пәйда булачак. Чирмешән эшмәкәре Альберт Латыйпов май аенда ук монда җир җиләкләре өлгертмәкче. Якташыбыз узган елның җәендә биредә 1 гектар мәйданда бакча җиләге утырткан. Италиядән кайтартылган клубника үсентеләрен ул парник астына кертмәкче. Шуның өчен түтәлләр өстенә көздән,...

Районның Кирпеч заводы поселогы янында бик тиздән ал төстәге полиэтилен белән капланган парниклар пәйда булачак. Чирмешән эшмәкәре Альберт Латыйпов май аенда ук монда җир җиләкләре өлгертмәкче.


Якташыбыз узган елның җәендә биредә 1 гектар мәйданда бакча җиләге утырткан. Италиядән кайтартылган клубника үсентеләрен ул парник астына кертмәкче. Шуның өчен түтәлләр өстенә көздән, кеше кереп йөрерлек итеп, 3 метр биеклектә, 7 метр киңлектә, 171 озынлыкта - профиль торбалардан теплица каркаслары җыеп калдырган. Алар 11 данә.

-Узган җәйдә бу участокта җиләкне ачык һавада үстереп уңыш алып карадык. Аны башта үзем аз-азлап саткаладым, аннан Әлмәттә күпләп алып бетерделәр, җиләкне урнаштыру - проблема түгел, яхшы алалар, - ди Альберт Яхъя улы.

60 нчы елларда Кирпеч заводы поселогы янындагы бу участокта "Красный Октябрь" колхозының бакчасы булган, диләр. Эшмәкәр шушы ташландык җирне, үзе әйтмешли, "целинаны" чүптән чистартып, әллә ничә кат эшкәртеп денгә кертә. Елгадан су тарта. Җиләк үсенетеләре насос ярдәмендә кудырылучы су белән тамчылы ысул (капельный полив) ярдәмендә сугарыла.

-Җиләкләргә суны чамалап сибәргә кирәк, артыгы китсә - яшелчә сулы була, шикәрлелеге бетә, аз булса - тиешенчә үсеп китә, өлгерә алмый. Монысына карый-карый, тәҗрибә туплап өйрәнәсең. Аннан, җиләк араларын вакытында утарга кирәк, - дип кайбер серләрне чиште бакчачы.

Җиләк түтәлләрен тракторга тагыла торган җайланма күтәртеп, үзе үк өсләрен кара төстәге материал - "мульчирующая пленка" белән каплап чыккан. Шунда тишекләр ясап, җиләкләр утыртылган... Әңгәмәдәшемне тыңлап-тыңлап тордым да, "җиләк бизнесы"ның эше күп икән.

-Альберт, ничек моңа алындың, файдасы бармы соң? -дим.

-Мин Казанда яшәдем, шул вакытта Чирмешәндә әнинең теплицаларында кыяр үстереп карадым, тик үзең читтә булгач, бу - җайсыз. Аннан 10 сутыйдан гына әлләни файда да ала алмыйсың. Шуннан Чирмешәнгә күчеп кайтып, эш башлау нияте белән акча җыярга тотындым, инвесторлар эзләдем. Бер бизнес-клубта дусларым эшли. Кыяр үстерү буенча бизнес-планымны күрсәткән идем, болар: "Кыяр хәзер бик үк актуаль түгел инде, әйдә, җиләк үстерәбез",- диделәр. Шуннан Чирмешәндә тагын әнинең шул ук теплицасына мыектан сатып алып 4 мең төп клубника утыртып карадым. Эре сорт, яхшы киттеләр, уңыш алдык, акчасы керде: мин бу бизнесны киңәйтергә булдым, читтән инвесторлар таптым.

-1 гектар җиләк, әле тагын 3 гектарда кура җиләге дә утырттым дисең бит әле, бу кадәр эшне ничек җиңдерергә?

-Әниләр, туганнар булыша, читтән дә эшчеләр ялладым.Үзем агроном, үзем механик, товаровед дисәң дә була. Бөгелмәдә бер таныш агроном абый бар, ул бик нык ярдәм итә.

Ярдәм дигәннән, Альберт Латыйпов үзе кебек эш башларга теләүчеләргә булышуны күздә тотып, Чирмешәндә Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге ачып җибәргән. Ул инвесторлар, гади генә әйткәндә эш башларга акчалы кешеләр табыша, җитештерелгән, үстерелгән продукцияне урнаштырырга, бизнесны үстерергә булыша.

-Биш бизнес-проектыбыз бар инде, кайберләренә инвесторлар булышырга вәгъдә итте. Татлы борыч "бизнесына" алынучыларга, үз хуҗалыкларында суган, кишер үстерүчерләргә төрлечә ярдәм итәргә ниятләребез бар. Җиләк үстереп карарга теләүчеләр дә безгә рәхим итсеннәр.

-Ә көндәшлек, конкуренция?

-Юк, анысыннан курыкмыйм, базар бик киң, эшләсәң, эш барыңа да җитәрлек. Алма пеш - авызга төш, дип көтеп ята торган заман түгел хәзер, үзеңә тырышырга-тырмашырга кирәк,- ди эшмәкәр.

Альберт Латыйпов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined үстерә Италия җиләкләре Чирмешән эшмәкәре Кирпеч заводында