Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән больницасында — яңа житәкче

Район үзәк больницасында яңа баш врач эшкә билгеләнде. Рафаэль Габдрахманов 1984нче елгы. Самарада хәрби-медицина институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча хирург. Өйләнгән, хатыны да врач, ике бала үстерәләр. Моңа кадәр Рафаэль Хәмзә улы Әлмәттә район үзәк больницасында медицина буенча баш врач урынбасары вазыйфаларын башкарган. Район үзәк больницасында яңа баш врачны тәкъдим итүдә...

Район үзәк больницасында яңа баш врач эшкә билгеләнде.

Рафаэль Габдрахманов 1984нче елгы. Самарада хәрби-медицина институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча хирург. Өйләнгән, хатыны да врач, ике бала үстерәләр.
Моңа кадәр Рафаэль Хәмзә улы Әлмәттә район үзәк больницасында медицина буенча баш врач урынбасары вазыйфаларын башкарган.
Район үзәк больницасында яңа баш врачны тәкъдим итүдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашты.
Республиканың баш табибы билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә: медицина хезмәткәрләре өчен уңай эш шартлары тудырыла, хезмәт хакы арта бара. Шул ук вакытта халыкның да врачларга карата таләпләре арта. Медицина хезмәткәрләренең төп бурычы - медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерү. Тупаслыкка һәм дорфалыкка урын булмаска тиеш дип белдерде министр. А. Вафин район үзәк больницасы коллективына яңа җитәкче белән уртак тел табып эшләвен теләде һәм киләчәктә дә районга ярдәм итеп торачагын әйтте.
Район башлыгы Наил Зарипов район үзәк больницасының элеккеге баш врачы Гайсә Сәгыйровка, озак еллар биредә куйган хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Наил Шамил улы район үзәк больницасындагы проблемаларда да тукталды. Яңа җитәкчегә аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан больница