Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авыллары тарихы турында егермеләп китап чыккан

Соңгы 15 елда гына да районыбыз авылларына багышланган 20дән артык китап дөнья күргән. Билгеле, моңа кадәр дә безнең район турында, кайбер авыллар тарихына багышланган китаплар басылган, ләкин эзләнүләр дәвам итә, яңа хезмәтләр нәшер ителеп тора. Укытучы Гаяр Газыймҗановның "Туган җиребез - Лашман" исемле китабы 2001нче елны басылган. Бер төркем авторлар,...

Соңгы 15 елда гына да районыбыз авылларына багышланган 20дән артык китап дөнья күргән. Билгеле, моңа кадәр дә безнең район турында, кайбер авыллар тарихына багышланган китаплар басылган, ләкин эзләнүләр дәвам итә, яңа хезмәтләр нәшер ителеп тора.


Укытучы Гаяр Газыймҗановның "Туган җиребез - Лашман" исемле китабы 2001нче елны басылган. Бер төркем авторлар, авылдашлар: Фәнис Нуретдинов, Госман Мортазин, Галимҗан Хәмидуллин, Рафик Насыйров "Иске Кади авылы" исемле китапта авыл тарихына кагылышлы материаллар туплаганнар. Югары Кәминкәдә гомер итүче ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдинов "Хәтер җепләре" исемле китабын туган авылына багышласа, "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" һәм "Туймәтем-туган ягым" дигән басмаларында күрше Туймәт авылы турында сүз алып бара. Имаметдин Хәйретдинов та озак еллар дәвамында Бәркәтә авылы тарихын өйрәнә, мәгълүматлар туплый. Кызганычка каршы, аның иҗат җимеше "Бөркеп чыккан чишмә -Бәркәтә" ул вафат булгач кына басылып чыкты. Александр Семайкинның "Кутема. Времена, события, люди" дигән китабын да райондашларыбыз кызыксынып укыгандыр, авыл тарихы чагылдырылган басмада бик күп фоторәсемнәр дә урын алган. Миләүшә һәм Әсхәт Закировлар язган "Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш" китабының да эчтәлеге бик бай, монда авыл тарихы тулысынча тасвирланган дип була.

Әле күптән түгел генә Түбән Кармалка авылында Анатолий Чернышевның "Мы родом из Нижней Кармалки" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу авыл турында Нина Тельпиш та "Мне жизнь подарена" исемле китабында яза. 2013нче елны дөнья күргән "Поезд на Родину" исемле китапта автор Петр Ефимов Чирмешән мәктәбе турында истәлекләр туплый.

Быел Кара Чишмәдә дә китап тәкъдим итү кичәсе узды. Авылдашлары Илдар Кыямов туган авылы турында "Кара Чишмә карьясе" дип исемләнгән хезмәтен 10 елдан артык язган.

Якташыбыз Галия Сафиуллина да инде берничә китап авторы. Аның "Кереп барам гомер көзләренә" шигырьләр җыентыгын якташларыбыз яратып укый.

Күптән түгел генә Казанда узган якташлар очрашуында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташларыбызда зур кызыксыну уяткан әлеге китаплардан күргәзмә дә тәкъдим иттеләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Полис турында өч сорауга ҖАВАП

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17998

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined турында Чирмешән авыллары тарихы егермеләп китап чыккан