Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Былтыргыдан ким булмый

Агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 6500 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырган, (план - 15 меңтирәсе) шул исәптән "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына - 1689 данә. - Вакытлы матбугат басмаларына яздыру вакытында элемтә бүлекчәләре начальникларына да, хат ташучыларга да эш арта,- ди район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Любовь Фәтхетдинова....

Агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 6500 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырган, (план - 15 меңтирәсе) шул исәптән "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына - 1689 данә.


- Вакытлы матбугат басмаларына яздыру вакытында элемтә бүлекчәләре начальникларына да, хат ташучыларга да эш арта,- ди район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Кайберәүләр планны үтәү алдында. Әйтик, Иске Кади, Иске Котыш, Ивашкино, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә элемтә бүлекчәләре бу юнәлештә яхшы эшлиләр.

Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева әйтүенчә, икенче яртыеллыкка да план үтәләчәк. "Безнең Чирмешән"гә дә, беренче яртыеллыктагы кебек үк, 150 кеше язылып та куйган.

- Халык беренче чиратта район газетасына языла,- ди инде 17 ел хат ташучы булып эшләүче Мәдинә Мөхетдинова. - "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит", "Юлдаш" газеталарын да үз итәләр.

Гомумән, Иске Кади халкы газета-журналлар укырга ярата. Әйтик, Рәдис Камалов ел да 20 басмага заказ карточкасы тутыра. Рәисә Вәлиуллина, Фазыйл Хисамиев, Дамир Нуретдиновлар да газета-журналларны күп алдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined матбугатка язылу