Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 7 июнь 2013 яңалыклары

    • 7 июнь 2013 - 09:10
      Машина – Перьмдә, пассажир – больницада
      5 июнь көнне, иртәнге өчләр тирәсендә, Иске Котыш авылы янында чит ил автомашинасы юл кырыена төшеп китә. Безнең район аша Перьмнән Саратов шәһәренә баручы, Кузай-Нурлат юлының 60нчы километрында тизлекне арттырып, идарәне югалта. Нәтиҗәдә, "Субару" автомашинасы юл кырыена төшә һәм әйләнеп каплана. - Имгәнүләр алган пассажир район үзәк больницасына китерелде, ә...
    • 7 июнь 2013 - 06:04
      Йөрәгебез әрни
      Күптән түгел генә район газетасы битләрендә элеккеге Фрунзе исемендәге колхоз рәисе Николай Трофимовның хатирәләре басылып чыккан иде. "Элек халыкка эш тә, хөрмәт тә бар иде",- дип, Николай Трофимович элек эшләгән вакытларын сагынып искә ала. Мин дә ул елларны сагынам. Кайчандыр безнең Ворошилов исемендәге колхозда тормыш гөр килеп торды. Гомерем буе...
    • 7 июнь 2013 - 06:00
      Аш пешерүчеләргә дә эш бар
      Универсиада көннәрендә безнең үзәк ашханә хезмәткәрләре дә Казан кунакларын тәмле ашлар белән сыйлаячаклар. - Башкалада 1нче июльдән 17 июльгә кадәр "Олимп" спорт комплексы янында эшләячәкбез,- ди район кулланучылар җәмгыяте директоры Әбүзәр Мортазин. - Казанга барлыгы 15 кеше - аш пешерүчеләр һәм техник персонал барачак.
    • 7 июнь 2013 - 05:42
      Осталыкны мәйданда күрсәтик
      Иртәгә авылларда, ә якшәмбе көнне, 9 июньдә район үзәгендә Сабан туйлары үтәчәк. Милли бәйрәмебезне кызык, эчтәлекле, истә калырлык итеп үткәрик, осталыкны мәйданда күрсәтик, кыр батырларын хөрмәтлик! Район Сабан туенда, стадион янәшәсендә оештырылачак ат чабышларын тамаша кылырга да онытмагыз. Узышлар 10 сәгатьтә башлана. Калган уеннар мәйданда үтәчәк. Сабантуйларга рәхим итегез!
    • 7 июнь 2013 - 05:37
      Тротуарны яңадан ясыйлар
      Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрепорталындагы «Халык контроле» бүлегендә безнең районнан 16 мөрәҗәгать теркәлгән. Башка районнар белән чагыштырганда, бу бик аз. Безнең районнан монда юлланган соңгы дәгъваларның берсе - Чирмешәннең Титов урамындагы (автостанция янәшәсендә) тротуарның бер өлеше җимерек булуы хакында. Былтыр - август аенда, Яңа Чишмәнең «Стройсервис» җәмгыяте автостанциядән Бакча...
    • 7 июнь 2013 - 05:33
      Былтыргыдан ким булмый
      Агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 6500 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырган, (план - 15 меңтирәсе) шул исәптән "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына - 1689 данә. - Вакытлы матбугат басмаларына яздыру вакытында элемтә бүлекчәләре начальникларына да, хат ташучыларга да эш арта,- ди район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Любовь Фәтхетдинова....