Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон кабул ителгәннән соң, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 129 гариза кергән.
Безнең районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 353 гаилә бар. Әмма бу мөмкинлектән нигездә район үзәгендә яшәүчеләр генә файдаланырга теләк белдергән. Йорт салу өчен урын алган...
Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон кабул ителгәннән соң, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 129 гариза кергән.
Безнең районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 353 гаилә бар. Әмма бу мөмкинлектән нигездә район үзәгендә яшәүчеләр генә файдаланырга теләк белдергән. Йорт салу өчен урын алган 75 гаиләнең күпчелеге (60тан артыгы) Чирмешәндә теркәлгән. Күтәмә, Лашман, Бәркәтә, Чумачка авылларында да бушлай җир участоклары алучылар бар.
Тәкъдим ителгән җирдән баш тартучылар саны да шактый - 48 гаилә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җир участокларын алучыларның берничәсе генә монда төзелеш эшләре башлап җибәргән.
Нет комментариев