Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

БУ КИБЕТ КИРӘК ИДЕ

Чирмешәннең төньяктагы яңа микрорайонында яңа кибет ачылды. Аның үзенә һәм безгә ятрак "Квартал" исеменә дә ияләшәсе бар. Хәер, кибеткә эз суынмас кебек, хәзер бу якта берничә йөз йорт исәпләнә. Әле төзелә торганнары күпме! "Квартал"ны шактый озак төзеделәр. Аның ачылуын түземсезлек белән көттек, чөнки Бакча урамында гына түгел, арырак та әлегә...

Чирмешәннең төньяктагы яңа микрорайонында яңа кибет ачылды.


Аның үзенә һәм безгә ятрак "Квартал" исеменә дә ияләшәсе бар. Хәер, кибеткә эз суынмас кебек, хәзер бу якта берничә йөз йорт исәпләнә. Әле төзелә торганнары күпме!

"Квартал"ны шактый озак төзеделәр. Аның ачылуын түземсезлек белән көттек, чөнки Бакча урамында гына түгел, арырак та әлегә кибетләр юк, ә ихтыяҗ бар. Аеруча ашамлыкларга. Алар көн дә кирәк бит.

Ике катлы итеп төзелгән кибетнең беренче катында азык - төлек һәм хуҗалык товарлары сатачаклар.

Киштәләр туп-тулы.

Матур итеп тезеп куелган ит һәм он эшләнмәләре, кондитер ризыклары, эчемлекләр, яшелчә, җиләк-җимеш үзенә дәшеп тора. Хуҗалык товарлары бүлегендә эш кораллары, көнкүреш кирәк - яраклары сайлап алырлык, күп. Монда киштәләрдә урын алган товар ярты миллион сум чамасы бәяле. Ризыклар яхшы саклансын өчен, заманча суыткычлар да урнаштырганнар.

"Квартал" һәр көнне, ялсыз эшләячәк.

-Халык рәхмәтен ишетеп эшләргә язсын. Бу тирәдә кибет бик кирәк иде, - дип, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин яңа сәүдә ноктасы ияләренә уңышлар теләде. - Юк кына әйбер өчен дә үзәккә төшеп йөрү күп вакытны ала. Билгеле, товарыгыз юньрәк тә булса, бирегә килүчеләр тиз күбәер.

Тантаналы төстә ачкач, халык кибет эченә узды. Ачылу көне уңаеннан, беренче сатып алучыларга бүләкләр дә бирделәр.

Кибетнең хуҗасы - эшкуар Рифкать Хамәтгалимов әйтүенчә, "Квартал"да үзләренең җитештерү цехын да булдырмакчылар. Әле-гә икенче кат буш бит, урын бар.

...Яңа кибеткә көн дәвамында йөзләрчә кеше кергән. Кайберәүләр кызыксынып килсә, күпчелек товар сатып алган. Киләчәктә "Квартал" тирәсендәге мәйданчыкка асфальт та түшәлсә, аны читләтеп узучылар булмас.

Юллар төзү белән шөгыльләнүче "Төзүче" ("Строи-тель") җәмгыяте җитәкчесе Рифкать Хамәтгалимов бизнесын тагын да киңәйтмәкче - инде аның карамагындагы "Техномир" кибетендә җәмәгать туклануы челтәре булдырырга тели. Чирмешәндә ул да кирәк, чөнки зур тантаналар уздырырга, кич кунак алып барырга кафе яки ресторан юк, кайберәүләр, аптырагач, Шенталага чыгып китә. Акчаларын анда калдыралар.

Кадыйр ГОМӘРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кибет