Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдән бер хатын-кызның карточкасыннан акча урлаганнар

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада Мордва Афонькәсе авылында кеше яшәми торган йорт янган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 02 2нән 8нче октябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән. Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 42 кешегә карата...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада Мордва Афонькәсе авылында кеше яшәми торган йорт янган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

02 2нән 8нче октябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән.

Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 42 кешегә карата беркетмә төзелгән, берәүгә - автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Бәркәтә авылыннан бер хатын-кызның кесә телефонына билгесез кеше шалтыратып, алдап, аның банк карточкасыннан 8 мең 800 сум акчасын урлый. Җинаять эше кузгатылган.

"Магнит Косметик" кибетеннән парфюмерия әйберләре һәм Чумачка авылы янында бер трактордан аккумулятор урлау фактлары белән бәйле, җинаять эшләре кузгатылган.

Түбән Кәминкә авылы янәшәсендәге скважинадан эшермә (задвижка) югалуы хакында гариза кабул ителгән.

Бәркәтә авылында законсыз рәвештә алкоголь сату факты ачыкланган.

03 Үткән атна ялларында ашыгыч медицина ярдәменә тәүлегенә уртача 30 чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге хроник авырулар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 36 заявка үтәгәннәр.

Безнең сайтта карагыз:

Яшәүче авылы имамы агач үсентеләре алып кайткан

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17594

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined акча урлаганнар карточкасыннан Бәркәтәдән бер хатынкызның