Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә 53 яшьлек ир-ат үз әнисенә кул күтәргән

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итәләр. 02 1нән 8 февральгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 33 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атнада район территориясендә биш юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларның дүртесе - Нурлат-Кузай юлында. Бүлекчә штабыннан хәбәр итүләренчә, кешеләргә зыян...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итәләр.

02 1нән 8 февральгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 33 гариза һәм хәбәр кергән.
Бер атнада район территориясендә биш юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларның дүртесе - Нурлат-Кузай юлында. Бүлекчә штабыннан хәбәр итүләренчә, кешеләргә зыян килмәгән.
Лашманда яшәүче хатын-кызның банк картасыннан билгесез кеше 6 мең сум акча урлаган.
"Татэлектромонтаж" җәмгыятенең Туймәт авылы янындагы автокраныннан борт компьютеры һәм аккумулятор югалган. Матди зыян 38 мең сум.
Әнисенә кул күтәргән өчен 53 яшьлек ир-ат (Бәркәтә авылы) җаваплылыкка тартыла.
Чирмешәннән бер хатын-кыз һәм Бәркәтәдән бер ир-ат законсыз төстә алкоголь продукциясе сатканда тотылганнар.
Ау мылтыгын теркәү срогын үтәмәгән өчен чирмешәнле ир-атның мылтыгы алынган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 52, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 44 чакырту кергән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, аларның күпчелеге хроник авырулардан, 4се ОРВИ белән чирләүчеләрдән булган.
04Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә полиция янгын сүндерүчеләр 53 яшь