Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә чишмә суы эчәләр

Хәзер чишмә юлында көянтә-чиләк аскан кызларны күрермен дип уйлама. Аптырыйсы түгел, һәр йортта су өйгә үк кергән. Шулай да безнең авыллардагы чишмәләребез, коеларыбыз ни хәлдә икән? Сорашуыбыз шул хакта. Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авылда эшче хәлдәге коеларыбыз юк, искеләрен, халык тормышына куркыныч тудырмаслык итеп тотып алдык,...

Хәзер чишмә юлында көянтә-чиләк аскан кызларны күрермен дип уйлама. Аптырыйсы түгел, һәр йортта су өйгә үк кергән. Шулай да безнең авыллардагы чишмәләребез, коеларыбыз ни хәлдә икән? Сорашуыбыз шул хакта.


Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авылда эшче хәлдәге коеларыбыз юк, искеләрен, халык тормышына куркыныч тудырмаслык итеп тотып алдык, өсләрен капладык. Чишмәләребез - яшәү чыганагы. Һәр йортка краннарга чишмә суы килә. Авылдан читтә, җир астыннан бөркеп чыгучы биш чишмәбез бар, без аларны гел карап, чистартып, тирәсендәге чүп үләннәрен даими чабып торабыз. Бу чишмәләргә нефтьчеләр 2008 елда ремонт ясаган иде, бүген инде капиталь ремонт кирәк.

Самат Шәмсетдинов, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы: - Җирлектә бары бер чишмәбез бар, ул Девичья Поляна авылында. 10 еллар элек нефтьчеләр аны төзекләндергән иде, хәзер дә чишмәне карап торалар, берничә елга бер килеп буяп китәләр. Дөрес, без дә аны игътибарсыз калдырмыйбыз, авыл мәдәният йортында эшләүчеләр чүп үләннәрен чабып, чүп-чардан арындырып, даими карап торалар.

Дания Минебаева, Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары: - Кармышта Кизләү дип аталучы бер чишмә бар, аңа кичекмәстән капиталь ремонт кирәк. Бу җәйдә ул яңа төс алачак, халык җыенында әлеге су чыганагын үзсалым акчасына төзекләндерергә килештек, әлеге максатларга 100 мең сум акча каралган.

Лилия Хөснуллина, Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры: - Югары Кәминкәдә - Таллы, Керкәледә Керкәле чишмәсе бар. Без - бюджет өлкәсендә эшләүчеләр аларны даими рәвештә карап, чистартып, чүп үләннәрен чабып торабыз. Анда кич белән яшьләребез ял итәргә җыела, алар да үзләре артыннан җыеп, чүп-чарны контейнерларга салып калдыралар.

Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы: - Авыл җирлегендәге ике авылда биш чишмә бар, халык җыенында шуларның өчесен үзсалым акчасына ремонтларга, тәртипкә китерергә килештек. Бездә халык су чыганакларына бик игътибарлы, битараф түгел. Кызыл Чишмәдәге Закир бабай чишмәсе ремонтына 125 мең сум акча тоттык. Үткән ел читтә яшәүче авылдашлар көче белән чишмәнең нигезе ясалды. Быел аңа керү юллары, тортуарлар, чишмә өстенә түбә эшләнде. Бу авылдагы тагын бер чишмәне халык үзе карап тора. Быел да "Авыл көне" уздырыр алдыннан халык, җыелышып, аны тәртипкә китерде. Кызыл Чишмәдә шундый традиция бар, һәр елны, чиратлап, бер нәсел авылдашларына, әлеге чишмә буенда, бәйрәм оештыра, шунда Коръән укыталар. Быел Минһаҗевлвр шундый чара үткәрде.

Утыз Имәндәге ташландык хәлдәге Әмил бабай коесын да үзсалым акчасына төзекләндерергә - бурасын яңартырга җыенабыз. Чәчәкле алан чишмәсе - авылыбызның йөзек кашы, аннан кеше өзелми диярлек, кунакка кайтучылар да аның "хәлен белеп" китә. Шуның өчен быел бу чишмәбезнең тирәсен карап торуга да үзсалым акчасы тотарга булдык. Яздан ук тирәсенә чәчәкләр утырттык, тәртипкә китердек. Ә җәй айларында чишмәбезне карап, тәртиптә торуны, түләү хисабына, авылдашларыбыз Гөлфия һәм Ислам Лотфуллиннарга йөкләдек. Чәчәкле аланыбыз бик матур, исеменә туры килеп тора. Кабык күпер чишмәсен дә карап, чүп үләннәрен чабып, тәртиптә тотабыз.

Никонор Ефимов, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы: - Әккәрәйдә дә, Ивашкинода да берәр чишмә бар. Әккәрәйдәге Акрель чишмәсенә капиталь ремонт кирәк, ул нык таушалган. Ивашкино чишмәсен күп еллар элек нефтьчеләр ремонтлаган иде, үткән ел аны буяп, бераз төзекләндерделәр. Без - бюджет оешмаларында эшләүчеләр аның тирәсен чистартып, чүп үләннәрен чабып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined