Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә һәм Түбән Чегодай авылларында “Авыл көне” бәйрәмнәре гөрләде

Бәркәтәдә иң тиз кәҗә савучыны ачыкладылар Бәркәтәдә Сабантуй элементлары белән узган Авыл көне милли көрәштән башка узмады, Иске Үтәмеш егете Айдар Мингулов төп батыр булып калды. Билгеле, бәйрәмдә капчык белән дә сугыштылар, көянтә-чиләк белән су ташыдылар, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр. Мәйданда кәҗә дә саудылар, гадәти булмаган бу бәйгедә Розалия...

Бәркәтәдә иң тиз кәҗә савучыны ачыкладылар

Бәркәтәдә Сабантуй элементлары белән узган Авыл көне милли көрәштән башка узмады, Иске Үтәмеш егете Айдар Мингулов төп батыр булып калды. Билгеле, бәйрәмдә капчык белән дә сугыштылар, көянтә-чиләк белән су ташыдылар, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр. Мәйданда кәҗә дә саудылар, гадәти булмаган бу бәйгедә Розалия Абиева иң өлгере булды. Авылның уңган әбиләре миннек бәйләүдә, йон эрләүдә дә ярыштылар, бәйрәмдә иң тәмле ипи пешерүчене һәм иң матур сөлге чигүчене дә ачыкладылар. Шәрига Сәгыйрованың сөлгесенә һәм Наҗия Мостафинаның ипиенә тиңнәр табылмады.

Авыл халкына шундый зур бәйрәм оештыру, билгеле, зур чыгымнар сорый. Бу эштә Казанда яшәүче авылдашлары Әсхәт Шараповның ярдәме зур була, шулай ук читтә яшәүче башка авылдашлары да читтә калмаганнар, Бәркәтә кырларында иген игүче, нефть чыгаручы предприятиеләр дә саллы өлеш керткәннәр. Сабан туй мәйданын кунаклар кабул итәрлек күркәм итүдә авыл халкы, бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә булышкан. Ә Яр Чаллыда яшәүче тагын бер авылдашлары - Рәфис Мусин авыл бәйрәмен күңелле итеп оештыруда үзенчә ярдәм иткән - артистлар алып кайткан. Бәйрәмне юмор остасы Ирек Зарипов белән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мусина бик кызык һәм эчтәлекле итеп алып бардылар. Төрле номинацияләрдә дистәләп кешене бүләкләделәр, бәйрәмнән бүләксез китүчеләр сирәк булгандыр.

Тәкә һәм төп бүләк Чирмешәнгә китте

Түбән Чегодайның актив кешеләре быел да авылдашларына бәйрәм - Сабан туе оештыра алды. Бу авылда туып үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче хәлле якташлары бәйрәм өчен матди ярдәмнәрен кызганмады.

Бәйрәмгә халык күп җыелды, кичкә кадәр рәхәләнеп ял иттеләр уеннарда катнаштылар, концерт карадылар. Сабан туе көрәшсез булмый инде, төп бүләк Чирмешәнгә китте - абсолют батыр Илзәр Закировка тәкә һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined