Бәркәтә киленнәре каенаналарына хат юллаган
"Әни, ничек хәлләрең, авырмыйсыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?!" - дип, киленнәр ирләренең әниләренә шундыйрак эчтәлектәге кайгыртучан, сагынулы, юксынулы хатлар яздылар. Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесесенең бер биреме шуннан гыйбарәт иде. Бу көнне сәхнәгә өч әни: мәктәп укытучысы Элиза Абдуллина, авыл китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманова, ФАП санитаркасы Гөлшат Кашапова...
"Әни, ничек хәлләрең, авырмыйсыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?!" - дип, киленнәр ирләренең әниләренә шундыйрак эчтәлектәге кайгыртучан, сагынулы, юксынулы хатлар яздылар. Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесесенең бер биреме шуннан гыйбарәт иде.
Бу көнне сәхнәгә өч әни: мәктәп укытучысы Элиза Абдуллина, авыл китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманова, ФАП санитаркасы Гөлшат Кашапова чыкты. Жюри аларга унике төрле бирем әзерләгән. Бәйгечеләр артистлардан бер дә ким түгел, бар яктан да килгәннәр. Алар спектакль дә уйнап күрсәтте, шигырь, хат та яздылар, чуваш, рус, кавказ халыклары биюләрен башкардылар, рәсем ясадылар. Нәтиҗәдә, җиңүче буларак, кыйммәтле бүләккә - утюгка Элиза ия, өстәвенә жюри аны "Иң нәзәкатьле килен" дип тә атады, Әлфия - "Иң нечкә билле ханым", Гөлшат исә "Уңган хуҗабикә" буларак танылды.
Бәйгедә катнашучыларга авылдашлары Димхамәт Сөнгатуллинның да шәхси бүләкләре бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев