Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән“гә яздыручылар да, язылучылар да бүләк алды

Район газетасы редакциясе янә кунаклар дәште. Бу юлы елның икенче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру нәтиҗәләре йомгакланды, җиңүчеләр бүләкләнде. Элемтә бүлекчәләре арасында Кармыш (мөдире Минзилә Минһаҗева) һәм Түбән Кармалка (Людмила Денисова) бүлекчәләре алда, алар хәтта елның беренче яртысындагы күрсәткечләрен дә узып киттеләр. Аларга, газетага заказ кабул итүче, почта...

Район газетасы редакциясе янә кунаклар дәште. Бу юлы елның икенче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру нәтиҗәләре йомгакланды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Элемтә бүлекчәләре арасында Кармыш (мөдире Минзилә Минһаҗева) һәм Түбән Кармалка (Людмила Денисова) бүлекчәләре алда, алар хәтта елның беренче яртысындагы күрсәткечләрен дә узып киттеләр.
Аларга, газетага заказ кабул итүче, почта хезмәтендә армый-талмый эшләүче башкаларга да рәхмәтебез барып ирешсен.
Хат ташучылардан Елена Макарова (Чирмешән) үз эшен җиренә җиткереп башкара, байтак гаиләгә, оешмаларга почта китерә. Ул да редакциянең истәлек бүләгенә һәм Грамотага лаек булды.
-130 адреска почта таратам, - ди биредә 5 ел стажлы Елена. - Минем әни дә 30 еллап почта таратты. Район газетасындагы яңалыкларны да белеп барам, аны почта таратканда юлда ук укыйм.
Билгеле, матбугатка аеруча күп язылучылар да мактауга лаек. Мөслимә Мортазина (Түбән Чегодай) һәм Иван Семаев (Иске Котыш) бүген шулай ук бүләк алып киттеләр.
Сүз уңаеннан, киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га бүген үк, алдан ук язылып куярга мөмкин.
Фото Кадрии Гамировой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы редакция Хат ташучы.

2
X