Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" газета редакциясендә иң яхшы элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Район газетасы редакциясе бу елның икенче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча Иске Котыш элемтә бүлекчәсен җиңүче дип тапты. Надежда Сергеевна Борисова җитәкләүче әлеге бүлекчә күрсәткечләре былтыргы дәрәҗәдә калды, кимемәде. Иске Котышта һәм Красная Полянада район газетасы 120 адреска килә. -Укыйлар бездә район газетасын, - ди Надежда...

Район газетасы редакциясе бу елның икенче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча Иске Котыш элемтә бүлекчәсен җиңүче дип тапты.


Надежда Сергеевна Борисова җитәкләүче әлеге бүлекчә күрсәткечләре былтыргы дәрәҗәдә калды, кимемәде. Иске Котышта һәм Красная Полянада район газетасы 120 адреска килә.

-Укыйлар бездә район газетасын, - ди Надежда Сергеевна. - Үзем дә, бик арысам да, андагы яңалыклар белән көнендә үк танышып барырга тырышам. Красная Полянада "Безнең Чирмешән" аеруча популяр, аңа гел иң беренче заказ бирәләр. Хезмәтемне бик яратам, 30 ел шунда үтте, башка һөнәр иясе булуны күз алдына да китерә алмыйм. Рәхмәт, эшемдә ирем дә бик булыша.

Шул ук Иске Котыштан Николай Васильевич Семаевны актив абүнәче буларак редакциягә кунакка дәштек. Аның өчен бүләкне кызы Ольга килеп алды.

-Русча газета - журналлар күп алдырабыз, - ди Ольга.- Әбием татар, шуңа күрә татарча басмалар да килә. Мин Түбән Камада яшим, авылга кайткач, билгеле, район газетасын еш кулга алам.

Эльмира Әгъләм кызы Нуретдинова исә хат ташучы хезмәтен җиренә җиткереп башкара, матбугат басмаларына яздыруны гел яхшы оештыра. Кара Чишмәдә аны бик хөрмәт итәләр.

Надежда Борисовага, Николай Семаевка, Эльмира Нуретдиновага "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.

2017нче елның икенче яртысына район газетасына яздыруда актив эшләгән башка элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерәбез, саулык, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined