Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бер минут тынлык

Моннан 72 ел элек башланган Бөек Ватан сугышы илебезгә бетмәс-төкәнмәс кайгы алып килә. Иң зур югалтуыбыз - яу кырларында 27 миллион совет кешесе һәлак була. 22 июнь хәтер һәм кайгы көне. 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг оештырып, Совет урамында, Мәңгелек ут янындагы Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә веноклар куйдылар, һәлак булганнарны...

Моннан 72 ел элек башланган Бөек Ватан сугышы илебезгә бетмәс-төкәнмәс кайгы алып килә. Иң зур югалтуыбыз - яу кырларында 27 миллион совет кешесе һәлак була. 22 июнь хәтер һәм кайгы көне.


22 июнь көнне Чирмешәндә митинг оештырып, Совет урамында, Мәңгелек ут янындагы Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә веноклар куйдылар, һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев аяусыз, үткән зур сугыш китергән михнәтләрне искә төшерде, тыныч тормышның кадерен белергә чакырды.

Митингта район үзәге халкы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бөек Ватан сугышына безнең районнан киткән 19 мең 852 якташыбызның 8534се һәлак булган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн