Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Балаларга – зур бүләк

Быел Ивашкино балаларын капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңа төс алган мәктәп бинасы каршы алачак. - Безнең Ивашкино мәктәбе 1981нче елны ачылган иде,- ди аның директоры Вячеслав Антонов. -Быел бинаны капиталь ремонтлау буенча республика про-граммасына керттеләр. Бу максатка Казаннан - 8 миллион 250 мең, районнан 3 миллион 200 мең сум акча...

Быел Ивашкино балаларын капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңа төс алган мәктәп бинасы каршы алачак.

- Безнең Ивашкино мәктәбе 1981нче елны ачылган иде,- ди аның директоры Вячеслав Антонов. -Быел бинаны капиталь ремонтлау буенча республика про-граммасына керттеләр. Бу максатка Казаннан - 8 миллион 250 мең, районнан 3 миллион 200 мең сум акча бирелде.
Ремонт төгәлләнеп тә килә. Монда тәрәзәләр, ишекләр, идәннәрне алмаштырганнар. Җылылык системасын, канализация системасын яңартканнар. Стеналар тигезләнеп, штукатурланган.
Ремонт эшләрендә төзүчеләргә укытучылар, ата-аналар да ярдәм иткән.
Сүз уңаеннан, яңа уку елында Ивашкино мәктәбенең 1нче классына 9 бала керәчәк. Барлыгы 125 укучы белем алачак, югары белемле 19 укытучы хезмәт куячак.
Директор сүзләре буенча, кадрлар белән проблема юк, педагогларның барысы да диярлек шул ук мәктәпне тәмамлаган авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined капиталь ремонт