Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Авылдашына кул күтәргән һәм травматик пистолет белән янаган өчен Андреевка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 16 июльдән 23 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 38 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган, берсе ачылган. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 123 кеше ачыкланган, берәү...

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды.

02 16 июльдән 23 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 38 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган, берсе ачылган.

Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 123 кеше ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Участок испекторлары һәм башка хезмәтләр административ тәртип бозу турында 14 беркетмә төзегәннәр.

Авылдашына кул күтәргән һәм травматик пистолет белән янаган өчен Андреевка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.

Югары Чегодай авылында билгесез кешеләр 21нән 22 июльгә каршы төндә "Әмирхан" кибетенә кереп 4000 сумнан артык бәягә товар урлаганнар. Тикшерү бара.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 28 чакырту кергән. Фельдшер әйтүенчә, бу көннәрдә 4 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 4 бала ОРВИ белән чирләгән. Чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган.

04 Бер атнда газ хезмәте слесарьлары 29 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined