Әмирлеләр Яңа ел бәйрәмен якташлары ярдәме белән оештырганнар
Безнең районда

Әмирлеләр Яңа ел бәйрәмен якташлары ярдәме белән оештырганнар

Әмирдә Яңа ел кичендә Бал-маскарад бәйрәмен быел да купшы үткәргәннәр.

Әлеге чараның чыгымнарын авылдашлар – Себердә яшәүче һәм эшләүче Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар күтәргән. Алар мәдәният тормышында актив катнашкан әмирлеләргә бүләкләр җибәргәннәр.

Лотерея билетларына чыккан призларның бер өлеше, шул уңайдан 2023 елның символы – тере куян да, алар ярдәме белән алынган.

Һәм иң мөһиме – Яңа ел кичендә авыл халкының күңелен күргән яшь артист – якташыбыз Айнур Галләмов концерты да игелекле авылдашларыбызның зур бүлеге булды.

 

фото Гөлшат Әгъләмова


Нет комментариев