Район үзәгендәге туган як тарихы музее киштәләрендә гипстан ясалган чик буе сакчысы сыны урын алачак. Эте белән сурәтләнгән пограничник, 60 нчы еллар "курчагы" заманында 2 сум 10 тиен торган икән.
Әле тагын гипстан кыз статуэткасын, корыч ат сыннарын, иске бер картинаны музейга Чирмешәннән Мария Титова тапшырган. Аның бу әйберләрен җирле...
Район үзәгендәге туган як тарихы музее киштәләрендә гипстан ясалган чик буе сакчысы сыны урын алачак. Эте белән сурәтләнгән пограничник, 60 нчы еллар "курчагы" заманында 2 сум 10 тиен торган икән.
Әле тагын гипстан кыз статуэткасын, корыч ат сыннарын, иске бер картинаны музейга Чирмешәннән Мария Титова тапшырган. Аның бу әйберләрен җирле тарихчыларга әбинең күршесе Фазыйл Садриев китереп бирә. Музейда Антонина Роминада сакланган грампластинкаларга, катушкалы магнитофонга да бик сөенгәннәр.
-Бүген төп фондыбызда 1500ләп экспонат бар, тарихи байлыгыбыз ел да арта бара. Якташларыбызның барысына да бик зур рәхмәт, алар китергән әйберләрнең берсе дә югалмаячак. Экспонатлар номерланып, китапка кертелә, - ди музей директоры Алмаз Закиров. - Менә үземнең балачакта шуган тимераякларны алып килдем әле. Аны апама, студент вакытында ниндидер ярышта җиңгән өчен биргән булганнар. Ул аларны миңа бүләк итте. Бу 60 нчы еллар уртасы, мин мәктәптә укыганда ботинкалы андый тимераяк авылда беркемдә юк иде. Шуны киеп хоккей уйнадым, аякларны өшетеп-өшетеп. Кадерле истәлек. Еллар узгач андый экспонат та кызык.
Нет комментариев