Җәза кырыс
Яшәгән урында, әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру иң элек үзебез өчен кирәк. Дөрес, чиста, матур җирне кунакларга күрсәтү дә күңелле, йөз кызармый. Безнең Бәркәтә авылында шундый үрнәк йортлар аз түгел. Ленин урамында яшәүче Минсәгыйть Мөхәммәтҗанов, Мингали Котбиев, Наҗия Мостафина, Дания Хәйретдиноваларның йорт тирәләрендә, бакчаларында да чәчәкләр үсә, бөтен урамга ямь...
Яшәгән урында, әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру иң элек үзебез өчен кирәк. Дөрес, чиста, матур җирне кунакларга күрсәтү дә күңелле, йөз кызармый.
Безнең Бәркәтә авылында шундый үрнәк йортлар аз түгел. Ленин урамында яшәүче Минсәгыйть Мөхәммәтҗанов, Мингали Котбиев, Наҗия Мостафина, Дания Хәйретдиноваларның йорт тирәләрендә, бакчаларында да чәчәкләр үсә, бөтен урамга ямь биреп тора. Габбас Лотфуллин, Фазыйл Сәгыйровларның йорт тирәләре дә үрнәк.
Мәктәп авылның үзәген бизәп тора. Коймалары буялган, керү юлы чәчәкләргә күмелгән. Авылдагы һәр оешмага үз территорияләреннән тыш, өстәмә участок - юл буйларын чиста тоту бурычы да йөкләнде. Алар һәрберсе бу эшкә җаваплы карыйлар.
Буш йортлар гына проблема тудыра. Авылда шундый 30 йорт бар. Читтә яшәүче хуҗаларына хәбәр салдык, әгәр йорт тирәсендәге чүп үләнен чабып, тәртип салмасалар, административ беркетмә төзеп, аларга штраф салыначак, аның күләме дә кечкенә түгел.
Гөлфәния Гайнанова,
Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев