Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә мәктәбе яңа принтерлы булды

Җәй айлары, гадәттә, төрле очрашуларга бай була. 40 ел элек Югары Кәминкә мәктәбен тәмамлаган укучылар белем учагы стеналарында кабат күрештеләр.

Ул елларда тирә-як авыллардан җыелып белем алган йөзгә якын егет һәм кыз - бүген инде тормышта үз урыннарын тапкан, гаилә корып балалар үстергән, оныклар сөюче, пенсия яшендәге кешеләр. Без, укытучылары, әле дә аларның уңышларына куанып яшибез.

Классташларына һәм укытучыларына мондый бәйрәмне оештыруда Габдерәхим Әхмәтвәлиев башлап йөрде, Госман Вилданов, Халит Билалов һәм Нуриҗан Хөсәеновлар аңа ярдәмгә килделәр.

Сый-нигъмәтләр белән тулы бәйрәм табыны изге догалар уку белән башланып китте. Очрашу кичәсе җыр-биюләргә һәм хатирәләргә дә бай булды. Мәктәп елларының кызыклы вакыйгалар барыбызны да яшьлегебезгә алып кайтты.

Бәйрәм истәлеге итеп, инде әби-бабайлар булган укытучыларына - безгә ак яулыклар бәйләттеләр, түбәтәйләр кидерделәр. Габдерәхим Әхмәтвәлиев туган мәктәбенә дә сюрприз ясады – принтер бүләк итте.

Безне онытмаган өчен, укучыларыбызга зур рәхмәт.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев