Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җәйге концерт

Җәй - елның иң күңелле, рәхәт вакыты. Көннәр озын, җылы - туйганчы эшлә, ял ит. Укучылар һәм студентларның каникуллары. Иске Кадида яшьләр җәйне бушка уздырмыйлар: әти-әниләренә хуҗалыкта булышырга да, футбол уйнарга балык тотарга да, лагерьда ял итәргә ерак шәһәрләргә экскурсияләргә барырга, мәктәп бакчасында җәйге практиканы үтәргә дә өлгерәләр. Әле менә...

Җәй - елның иң күңелле, рәхәт вакыты. Көннәр озын, җылы - туйганчы эшлә, ял ит. Укучылар һәм студентларның каникуллары. Иске Кадида яшьләр җәйне бушка уздырмыйлар: әти-әниләренә хуҗалыкта булышырга да, футбол уйнарга балык тотарга да, лагерьда ял итәргә ерак шәһәрләргә экскурсияләргә барырга, мәктәп бакчасында җәйге практиканы үтәргә дә өлгерәләр.

Әле менә күптән түгел генә үзләре кебек тынгысыз укытучы Резедә апалары Локманова җитәкчелегендә авыл мәдәният йорты сәхнәсендә җәйге концерт оештырдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Студент кызлар: Мотыйгуллина Чулпан һәм Галиәскарова Айгөл, Нуретдинова Фирүзә һәм Мөхәммәтшина Розалар матур итеп җырладылар, 8 нче сыйныф укучылары Камалова Илсөя һәм Закиров Равил дә алардан калышмады. Локманова Җәмилә һәм Гөлия дә сәхнәне сагынып кайтканнар, Сруров Шамил һәм Минапов Илсөяр, урта мәктәпне тәмамлап югары уку йортында укуларын дәвам итәргә җыенучы кызлар Локманова Диләрә , Имамиева Рузилә -берсе дә читтә калмады. Алар 9-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә скетчлар күрсәтеп, тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Ял вакыты булуга карамастан, Зайцева Гөлнара җитәкчелегендәге район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче кызлардан торган "Бриллиантлар" бию төркеменең чыгышлары да нур өстенә нур булды. Концерт гади күңел ачуга гына кайтып калмады, ә эчтәлеге ягыннан да бик әһәмиятле булды.Ул бүгенге көндә бик актуаль проблемаларга кыгылды : авылның экологиясе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләрләр арасындагы тәртипсезлекләрне кисәтү һ.б.
Рәхмәт сезгә, яшьләр! Шундый янып торучы кызлар, егетләр һәм аларны оштыручылар булганда, авылыбызның киләчәге өметле.
Галия Камалова.
Иске Кади урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined редакциягә килгән хат