Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшәүче авылындагы Кирлемар тавында ут 10 гектар чамасы агач үсентеләрен юк итте

Өч ел элек Яшәүче авылының көньяк-көнчыгыш өлешендәге Кирлемар тавында 10 гектар мәйданда катнаш урман агачы үсентеләре утырткан идек.

Нинди генә агач төрләре юк монда, безнең колакка ятрак яңгырашлылары да. Үсентеләрнең барысы да тамыр җибәрде. Моңа бик сөендек. Хуҗалык, колхоз көтүе йөргәнлектән, элек бу урында чирәм генә үсә иде, хәзер төрле үләннәр дә “әрсезләнде”, бил тиңентин булды. Кыскасы, монда бик матур булачак...

Тик быелның апрель аенда безнең әлегә хыял-өметләр юкка чыкты: кемдер коры үләнгә ут төрткән. Барлык агачларга диярлек зыян килде; калса, аларның 10-15 проценты гына исән калгандыр. Менә шундый күңелгә тия торган хәл. Кеше хезмәтен мизгелләр эчендә юк иттеләр. Ут якмаска, үләннәрне яндырмаска, дип ничә тапкыр район газетасында язып чыктылар кисәттеләр, аңлаттылар. Юк, ишетмиләр. Янәсе, иске үләнне яндырсак - яхшы була, яңасы чыга, диләр кайберәүләр. Югыйсә белгечләр дә әйтеп тора, бу – зыянлы. Андый янгыннарда бөҗәкләр, файдалы микроорганизмнар һәлак була, кош ояларына зыян килә. Без шулай табигатьне рәнҗетәбез, үтерәбез. Андый урыннарда кулга шырпы алганда уйланыйк, зинһар. Ут белән сак булсак иде!

Хәлил Шарапов.

Яшәүче – Чирмешән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев