Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа телевизорга приставка кирәкми

Хәзер бүлмә саен телевизор куярга гадәтләндек. Залдагы телевизорга кабельле антенна тоташтырылган. Аңа ай саен акча түлибез.

Миңа җайлы булсын өчен, 2015 елда балалар яңа телевизор алып, үземнең бүлмәгә урнаштырдылар да, элеккеге, урамдагы антеннага ялгадылар. Мин шуннан бирле санлы телевидение карыйм булып чыга. Әлегә кадәр 20 канал күрсәтә иде, соңгы вакытта тагын дүрт канал өстәлде.  Әлегә ТНВ да бар, мин татарча канал һәм тагын берничәсен карыйм, шул җитә. 1 июльдән аналог телевидениесе бетә ди, шуннан соң татарча канал гына булмас кебек.

Күптән түгел телевизорымның күрсәтүе начарланды, оныгым кайтып антеннаның кабелен алмаштыргач бик чиста күрсәтә башлады, кабеле генә тузган булган икән. Яңа телевизорларга приставка да кирәкми, алар гади антенна белән дә санлы телевидение өчен җайлаштырылган.

Миңлегөл Гатина.

Туймәт авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев