Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урманасты Үтәмеш мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган классташлар очрашты

Урманасты Үтәмеш сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганга 50 ел узгач классташлар белән очрашуыбыз күңелдәге бик күп хатирәләрне яңартты, ирексездән яшьлек елларына алып кайтты. Аллага шөкер, күбебез исән-сау, бергә укыган 33 егет һәм кызның 21се очрашуга кайта алды. Классташлардан биш кеше инде мәрхүмнәр, зиратка кереп, аларны да искә алдык, дога кылдык. Сүз уңаеннан,...

Урманасты Үтәмеш сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганга 50 ел узгач классташлар белән очрашуыбыз күңелдәге бик күп хатирәләрне яңартты, ирексездән яшьлек елларына алып кайтты.

Аллага шөкер, күбебез исән-сау, бергә укыган 33 егет һәм кызның 21се очрашуга кайта алды. Классташлардан биш кеше инде мәрхүмнәр, зиратка кереп, аларны да искә алдык, дога кылдык. Сүз уңаеннан, берничә кеше Бәркәтәгә барып, беренче укытучыбыз Мәрьям апа Тукаева каберенә чәчәкләр салдык. Кызы Луиза апа моңа бик сөенде. Мәктәпнең элеккеге директоры, безгә бераз сабак та укыткан Әкрәм абый Исхаковны да онытмадык, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләр тапшырдык. Очрашу барышында класс җитәкчебез Вера апа Фәйзерахманова һәм башка, инде мәрхүм-мәрхүмә укытучыларны, классташларны да кат-кат искә төшердек.

Очрашуга көндез үк җыелдык. Бергәләп авыл урамнарын әйләнү, классташларның нигезләрен барлау үзе бер кызык булды.

Һава торышын искә алып, мәҗлесне классташыбыз Гөлсем Бәдертдиноваларда уздырдык. Спиртлы эчемлекләрсез табында туй мәҗлесендәге кебек сыйландык, классташыбыз, Чирмешәндә яшәүче Габдерәшит Сәгыйров баянда сыздырып уйнаган көйләргә барыбыз да кушылды. "Олы юлның тузаны", "Кайтыгыз, торналар!" кебек без яшь чакта күңелләрне җилкендергән җырлар бүген дә популяр.

Тәслимә Габдуллина белән Ильяс Шакировларның бергә торуларына 45 ел икән, шул уңайдан аларга котлаулар юлладык, Алай гынамы, инде караңгылык иңгәндә салют аттырдык. Үзебез генә мондый эшләрне җиңдерә алмас та идек, балаларыбыз безне - әти-әниләрне хәләл иттән шашлык, хашлама пешереп тә сыйладылар. Оныклар да дистәләп икән. Сиринә Исламова - 6, Рәсимә һәм Нәҗип Заһредтдиновлар 5 онык әби-бабалары икән. Үзебездә дә 5 онык үсә.

Классташларым илнең төрле төбәкләрендә гомер итә: Саратовта, Нижневартовскида, Чиләбе өлкәсендә, Мәскәү янында, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Буада, Лениногорскида, Чирмешәндә... Кайсы - нефтьче, шахтер, кемдер - педагог, икенчеләре - машина йөртүче, музыкант, завод эшчесе... Барысы да илгә-көнгә кирәкле һөнәр ияләре.

Менә шундый очрашу булды туган авылыбыз Урманасты Үтәмештә. Соңыннан, билгеле, күңелгә моңсулык иңде. Исән-сау булсак, кем белә, бәлки, тагын күрешербез. Тәслимә Габдуллина, Рәсимә Нигъмәтуллина, Гөлсем Бәдертдинова, Рәсимә Вилданова, Тәслимә Ханиева кебек актив, юмарт классташлар барында бу кулдан килерлек эш.

Марс Галәүтдинов.

Урманасты Үтәмеш - Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined