Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Умарта җилеме иммун системасын ныгыта

Умарта кортларының балы гына түгел, аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продукт - прополис – умарта җилеме дәвалау үзлекләренә ия, шул ук вакытта ул тискәре тәэсир итәргә дә мөмкин.

Умарта кортлары төрле агачларның бөреләреннән, яфракларыннан, кәүсәләреннән бүленеп чыккан сагызлы матдәләрне үзләренең биз бүлентекләре белән катнаштырып, аларга балавыз, серкә кушалар. Бу продукцияне прополис, умарта кләе, чәере, җилеме дип тә атыйлар. Кортлар җилем белән умарта ояларындагы ярыкларны сылыйлар, очу тишеген кечерәйтәләр, кәрәз күзәнәкләрен шомарталар һәм дезинфекциялиләр икән. Искитмәле прополис - җилем кешенең иммун системасын ныгытырга сәләтле, бактерияләрне, вирусларны зарарсызландыра. Ул халык медицинасында да киң кулланыла. Бер сезонда бер умартадан 100-150 грамм җилем җыярга мөмкин.

Табигатебез елдан ел пычрана. Умарта кортларына очып, бал җыярлык болыннар да бетеп бара. Коронавирус инфекциясе тарала башлагач, халык кибетләрдән күпләп карабодай ярмасы сатып алды. Шулай булгач бу ярмага сорау бар дип уйлыйм, элек тә аның дефицит, кыйммәт чаклары булды. Димәк карабодай кырлары мәйданын арттырырга да мөмкин. Бу умарта тотучыларга да файдалы булыр иде. Карабодай күп бал бирә торган үсемлек. Аны серкәләндерүдә умарта кортларының роле зур, алар уңышны бермә-бер арттыралар. Шул ук вакытта умартачы да баллы була.

Прополис, бал безне күп чирләрдән дәвалый, шуның өчен бал белән чәй эчегез, вирусларны җиңәрсез. Мөхәммәт пәйгамбәребез дә безгә ике төрле дәваны васыять итеп калдырган – бал һәм Коръән. Бал – Аллаһының могҗизасы. Кеше Коръән һәм бал белән дәваланса, күк һәм җир көчләрен алыр.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев