Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Төмәннәр Чирмешәнне ошатып киткән

Чирмешәндә узган бокс турнирыннан соң кулыма каләм алуым. Сүземне Төмән боксчылары рәхмәтеннән башлыйм әле. Алар матур бәйге оештырган өчен чирмешәнлеләргә, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтә. Минем аша бу җылы сүзләрне Кәримовлар гаиләсе юллады. Оста боксчы, бик күп җиңүләргә ирешкән Марат Кәримов бу юлы да үзенең ике улы һәм башка шәкертләре...

Чирмешәндә узган бокс турнирыннан соң кулыма каләм алуым. Сүземне Төмән боксчылары рәхмәтеннән башлыйм әле. Алар матур бәйге оештырган өчен чирмешәнлеләргә, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтә. Минем аша бу җылы сүзләрне Кәримовлар гаиләсе юллады.

Оста боксчы, бик күп җиңүләргә ирешкән Марат Кәримов бу юлы да үзенең ике улы һәм башка шәкертләре белән турнирга ерактан килеп, җиңүләр яулап китте. Менә шул тренер-боксчының әнисе Лашман авылында туып-үскән Асия Салихова икәнлеген бик күбебез белмидер дә әле...

1968 елда Лашман урта мәктәбен тәмамлагач, Асия Свердловск якларына юл ала. Пешекче һөнәрен үзләштереп, Төмән шәһәрендә гаилә корып яши башлыйлар. Хәдичә һәм Гали абзыйларның олы кызы ул Асия. Хәтердә әле, Гали абзый, кайчан барма, киез асларына олтан сала иде, ә Хәдичә апа фермада терлекчелектә эшләде. Алар алты балаларын тормышлы итеп бетерә алмадылар, гомерләре кыскарак булды. Хәзер Асия туган ул йорт юк инде. Ләкин авылда иң якын күршеләр, дуслар, сабакташлар аның кайтуын көтеп алалар һәм кунак итәләр. Бу юлы ул улы белән машинада кайтып, боксчыларның хөрмәтле әнисе, оныкларының яраткан әбисе булып, аларга көч биреп, әүвәл уенны күзәтте. Аннан соң Лашманда сабакташы Мәдинә Галиуллиналарда тукталды. Классташлар: Яңа Элмәледә гомер итүче, Асияләрнең элеккеге күршесе Римма Петрова да, Хәлисә апалар да бик тиз җыелдылар. Альбомнар карап, үткән яшьлекне искә төшереп, сөйләшеп, вакытның узганы сизелмәгән дә...

Кайткан саен авылның төзек, чиста булуына, халыкның зур-зур, бөтен уңайлыклары булган йортларда яшәвенә сөенә Асиябез, авылы, районы белән горурлана. Төмән спортчылары алдында аңа кызарырга түгел, ә шатланырга насыйп булды. Чөнки кунакларга бу турнир бик ошаган, андагы көч бирүче халыкның күплегенә, бездәге кунакчыллыкка күңелләре булган. Алай булмаса, Төмәнгә кайткач, бу турнирны шундый яхшы итеп оештыруларына кат-кат рәхмәт әйтеп шалтыратмас иде Асия. Туган як, ярышта җиңү куанычлары, туганнар, дуслар белән очрашу тәме сабакташым, дустым күңелендә озак сакланыр әле.

Миңлегөл Әгъзамова.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined