Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкәдә якташыбыз-шагыйрә белән очрашканнар

Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Араларында яңа гына каләм тибрәтә башлаганнары, инде шактый тәҗрибә туплаганнары да бар. Шундыйларның берсе, якташыбыз, күп китаплар авторы Галия Сафиуллина белән очрашу оештыру турында озау уйлап йөрдем. Һәм менә без – Түбән Кәминкә авылының китап укырга яратучы кешеләре үзебезнең шагыйрәбез, язучыбыз белән авыл китапханәсендә “Кереп барам гомер көзләремә” исемле чарада очраштык.

Авылдашларым Галия Сафиуллина турында газеталардан укып белә, аның китаплары белән дә танышлар, ләкин үзе белән очрашып, якыннан аралашу  ул инде бөтенләй башка нәрсә.

Кичәне Галия Сафиуллинаның шигырь юллары белән башлап җибәрдек.  Аннан соң кунагыбыз үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Якташыбыз белән очрашуга килүчеләр Галия  Сәлим кызына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аның китаплары, аларның язылу тарихы, геройлары турында да сөйләштек.

Кунагыбыз буш кул белән килмәгән, Түбән Кәминкә авылы, аның уңган-булган кешеләре һәм авылның “Ак калфак” бүлекчәсе активистлары турында шигырь дә язган. Истәлеккә китапларын да бүләк итте.

Зөлфия Мәссарова,

Түбән Кәминкә авыл китапханәсе мөдире.

Зөлфия Массарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев