Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә ветераннарына күчтәнәчкә бавырсак та алып килгәннәр

Бүген без якты, матур бинага, авыл мәдәният йортына килдек. Өлкәннәр көне уңаеннан чакырылган абый-апалар, әби-бабайлар – барысы да авылда төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кешеләр.

Өстәл өстендә нәрсә генә юк, күз явын алырлык ризыклар.  Алар - төрле чор вәкилләре, араларында байтак авырлыклар кичергән сугыш чоры балалары да бар.  Һәрберсенең йөзендә елмаю сизелеп тора, ни дисәң дә, хәзер бит үзләренең элеккеге хезмәттәшләре белән сирәгрәк очрашалар.

Бәйрәм табынын мәчет карты Әхәт абый Мортазин Коръән аятләрен уку белән ачып җибәрде. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та котлады, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч картлык, озын гомер теләде. Октябрь аенда 90 яшен тутырган Ләбиб Шәһиевка бүләк тапшырды.

Бәйрәм кичәсе авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак” фольклор ансамбле үзешчәннәренең җырлары белән аралашып барды. Аларның моңлы җырлары, өлкәннәрне үзләренең яшьлегенә алып кайткандыр. Кайберәүләрнең күзләре дә яшьләнде.

Равия Юнысова “Сак-сок” бәетен кунаклар күңеленә матур итеп җиткерде. Ә күрше Югары Кәминкә авылыннан Мингаян Галиева өлкәннәрне тәбрикләргә махсус, күчтәнәчкә бавырсак та пешереп килгән. Шуның өстенә үзе язган шигырен дә укып бүләк итте.

Бу коллективның һәр хезмәткәре турында аерым-аерым язсам кемнедер онытып калдырырмын кебек. Шуның өчен барысына да, шулай ук баянчыгыз Нияз Гайнуллинга да рәхмәтебезне белдерәбез.  Кичәне әзерләүдә зур өлеш керткән  Әмир белән Гөлия Гарифуллиннарга да зур рәхмәт.

“Ак калфак” ансамбле үз исеменә туры да килә, чөнки өсләренә кигән сәхнә киемнәрен кышын, ял вакытларында, мәдәният йортына җыелып үзләре теккәннәр. Алъяпкыч-күлмәк чигешләрен дә үзләре уйлап тапканнар.

Аларны шушы киемнәре белән күргәч элек әниләрнең, әбиләрнең өсләрендә чиккән ак күлмәк, алъяпкыч һәм ак яулык киеп йөргәннәре искә төште. Онытылып бара торган татар милли киемнәрен кабат искә төшереп, яшь буынга җиткерү “Ак калфак”чылар өчен үзе бер уңыш.

Әлеге табынны оештырган авыл җирлеге хезмәткәрләренә, мәдәният йорты директоры Гүзәл Яхинага, сәнгать җитәкчесе, кичәне матур итеп шигьри юллар белән алып барган Ләйсән Җамалетдиновага, китапханә мөдире Зөлфия Мәссаровага, матди яктан ярдәм иткән кибет хуҗалары – Сөмия Зофәровага, Рәфис Әгъзамовка, авыл балалар бакчасы коллективына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Безне шулай үзләренең сый-хөрмәтләре, тәмле ашлары белән сыйлаган, аягүрә зурлап озатып калган барыгызга да исәнлек-саулык телибез.

Фаил һәм Асия Гафиятуллиннар.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев